"Бер җылы сүз-мең дарудан көчлерәк"
6 - нчы декабрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен, тематик кичә үткәрделәр.
6 - нчы декабрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен, тематик кичә үткәрделәр.
Чарада матур шигырьләр, моңлы җырлар яңгырады. Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова кунакларны Д.Нәгыйм., Р.Набиевның "Бөртекләп җыйган гомер" дип исемләнгән китабы белән таныштырды, әсәрнең герое Р.Набиевның бүгенге тормышы турында сөйләде. Чарада кунаклар өчен төрле бәйгеләр дә үткәрелде, биремнәр бирелде. Сәламәтлекләре чикле булып та, рухлары көчле булган, киң күңелле, актив кунаклар монда да үзләрен сынатмадылар.
Инвалидлар декадасы кысаларында, китапханәдә "Бер җылы сүз-мең дарудан көчлерәк" исемле китап күргәзмәсе һәм китап укучыларның кул эшләреннән "Йөрәк җылысына үрелеп" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
Последние новости
Консультации по профилактике ВИЧ-инфекции в Татарстане
С 25 ноября по 6 декабря 2024 года будут доступны горячая линия и консультации.
Диспансеризация в Нижнекамске: результаты и планы
В администрации города обсуждаются важные вопросы здоровья населения.
Открытие Международного фестиваля «Восточный базар в Казани»
Фестиваль объединяет более 50 национальных культур из разных стран и регионов
Преобразователь частоты
Все преобразователи проходят контроль и имеют сертификаты с гарантией