Сборная команда Кильдебякского сельского поселения по мини-футболу заняла II место
23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды.
23 нче гыйнварда Саба районының мини-футбол буенча югары лига уеннары тәмамланды. Килдебәк авыл җирлегенең җыелма камандасы әлеге лигада чыгыш ясады. Командада Мәртен авылыннан Сәйдәш Хафизов, Муса Шамсутдинов, Ильсаф Шамсутдинов, Килдебәк авылыннан Марсель Мингазиев, Ильназ Мавлитов, Тахир Хаеров, Радиф Ибраев, Туктар авылыннан Нәфис Бариев, Райнур Аскаров уйнадылар. Ә капканы Фазыл Гайфуллин саклады. Югары лиганың финал өлешенә чыгу өчен безнең команда РЭС командасы белән уйнады. Уен безнең файдага 8:1 исәбе белән тәмамланды. Лиганың финал өлешендә безнең команда Саба районының югары лигасында куп тапкыр чемпион калган ШЛПУМГ командасы белән очрашты. Әлеге уен бик киеренке һәм мавыктыргыч булды. Нәтиҗәдә егетләр ШЛПУМГ командасына 2:4 исәбе белән оттырдылар. Шулай итеп безнең егетләр югары лигада беренче тапкыр уйнавларына карамастан, оста һәм матур уен күрсәтеп, бердәм команда булып, Саба районының мини-футбол буенча югары лигасының II урынын яуладылар. Егетләрне әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы сезонда да уңышлар телибез.
Последние новости
Как выбрать идеальный дизайн визитки, чтобы тебя запомнили с первого взгляда
Простое руководство по созданию маленького шедевра, который работает за тебя
ТОП-5 самых частых поломок серводвигателей
Какие неисправности встречаются чаще всего и почему именно они становятся головной болью владельцев оборудования
Как продлить жизнь блоку питания: 5 простых советов
Блок питания живёт дольше, если соблюдать элементарные правила. Проверенные методы от мастеров и инженеров — без магии и сложностей.
Пошаговое руководство: как грамотно оформить первый микрозайм
Как взять кредит с умом и не пожалеть об этом спустя пару месяцев