Поздравление главы Бавлинского района с праздником Ураза-байрам
Сезне чын күңелдән олы бәйрәм – Ураза гаете белән котлыйм!
Хөрмәтле Баулы районы мөселманнары!
Сезне чын күңелдән олы бәйрәм – Ураза гаете белән котлыйм!
Әлеге изге бәйрәм – рухи чистарыну, бары тик шәфкатьле, изге эшләр башкарудан гыйбарәт булган айның тәмамлануын билгеләп үтү ул. Ураза гаете кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен һәм бер-берсен ихтирам итәргә чакыра.
Шунысы куанычлы, күп кенә баулылар рухи традицияләребезне саклап, изге Рамазан аен ураза тотып, хәйрия ярдәме күрсәтеп уздырдылар.
Баулы районы мөселманнары киләчәктә дә төрле диннәр һәм төрле милләтләр арасында татулык үрнәге булырлар, конфессияара татулыкны ныгытуга, туган районыбызның һәм республикабызның чәчәк атуына үз өлешен кертер дип ышанам.
Кадерле якташлар! Әлеге изге бәйрәм көне һәр йортта шатлык, аңлашу, иминлек алып килсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык-бәрәкәт, озын гомер телим!
Бәйрәм мөбарәк булсын!
Последние новости
Юбилей ветерана здравоохранения в Лениногорске
Рашид Мукаев отметил 90-летие, служа примером для будущих поколений.
Всемирный День борьбы со СПИД: Право на здоровье и жизнь
Объединение усилий для поддержки людей, живущих с ВИЧ.
Продолжаются отделочные работы в здании
Внутренние работы ведутся на втором и третьем этажах.
Частотный преобразователь
Подбираем решения под ваши задачи с учётом особенностей оборудования и требований