Хөрмәтле әниләр!
Хөрмәтле әниләр! Сезне мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм.
Хөрмәтле әниләр! Сезне мәхәббәт һәм наз белән сугарылган күркәм бәйрәм - Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Әни сүзе гомер-гомергә барлык халыкларда да изге төшенчә булган. Әни булу - иң катлаулы хезмәтләрнең берсе. Әмма күпчелек хатын-кыз өчен ул чын бәхет. Әни - һәркайсыбыз өчен дә иң якын һәм кадерле кеше. Ничә яшьтә булсак та, әниләрнең яратуын тою безгә рәхәтлек бирә, авырлыкларны җиңеп чыгарга, уңышка ирешергә ярдәм итә. Әни мәхәббәте көчлерәк, ышанычлырак итеп тоярга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ышанырга этәрә. Якты күңелләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер, бәхет телим. Балаларыгыз һәм якыннарыгыздан һәрчак хөрмәт һәм ярату гына тоеп яшәргә язсын. Тормышыгызда якты көннәр, балаларыгыз өчен сөенгән мизгелләрегез күбрәк булсын.
Последние новости
Эффективная чистка автомобиля: советы и рекомендации
Как поддерживать чистоту вашего автомобиля в любых условиях.
Значение корректного составления нормативно-правовых актов
О важности правильной работы с документами рассказала Клара Сафиуллина.
Личный прием прокурора в доме-интернате для престарелых
Пенсионеры получили консультации по вопросам социального обеспечения.
Преобразователь частоты
Все преобразователи проходят контроль и имеют сертификаты с гарантией